Азнакай районында шахмат үсешенә аеруча зур игътибар бирелә
Шәһәрнең шахматчылар клубында оештырылган муниципаль турнир шуны раслый.
Анда спортның әлеге төрен үз иткән мәктәп укучылары катнашты. Турнирны мәгариф идарәсе балалар иҗаты үзәге белән берлектә оештырган, ул 3 этаптан тора. Уйнаучылар – 1нче-11нче сыйныф укучылары. Барысы – 36 бала. Араларында әле күптән түгел генә шахмат ка килүчеләр дә бар. Салават Кәримов Азнакай гимназиясе укучысы.
«Энем дә шахмат уйный, шуңа күрә мин дә тартылдым. Бу уен игътибар һәм төгәллек сорый. Күптән түгел генә ныклап шөгыльләнә башладым, турнирда беренче катнашуым», - ди.
Уеннарның баш хөкемдары Сирин Салихов сүзләренчә, бүген район һәм шәһәр мәктәпләрендә, балалар бакчаларында шахмат бүлмәләре, шахмат почмаклары уңышлы эшләп килә, авылларда да балалар шахмат белән шөгыльләнәләр. Район, республика күләмендә ярышлар үткәрелә.
Балалар зирәклек һам акыл ягыннан көч сынашып, үзара аралашып, вакыт мизгелләрен истә калырлык итеп үткәрделәр. Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев