Район командасы инде берничә ел алдынгылыкны бирми
Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал уеннары булды. Ел дәвамында республика күләмендә узган әлеге ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча азнакайлылар, бары тик Казан командасына гына юл биреп, икенче урынны яуладылар.
Азнакай данын әлеге спартакиадада район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге команда составында булган бүлек җитәкчеләре, белгечләр һәм кайбер авыл җирлеге башлыклары яклады. Алар чаңгы, мини-футбол, бадминтон, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт ярышларында көч сынаштылар.
Нет комментариев