Азнакай пенсионерлары спорт ярышларына әзер
“Дельфин» бассейнында Өлкәннәр көне хөрмәтенә медальләр уйнатылды.
2 октябрь көнне "Дельфин" су-сәламәтләндеру комплексы зур спорт бәйрәме үзәгенә әйләнде. Биредә Халыкара өлкәннәр көненә багышлап пенсионерлар өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексы (ГТО) нормативларын тапшыру буенча ярышлар узды.
Стартка бу көнне 50 кеше чыкты. Катнашучылар үзләренең егәрлеген, көчен һәм ныклыгын бик оста күрсәттеләр. Ярышлар программасында бильярд, дартс һәм ГТОның рәсми спорт төрләре янәшә барды. Катнашучылар шулай ук йөзүдә, скәмиягә басып иелүдә һәм гер күтәрүдә ярыштылар.
Физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларга изге теләкләрен җиткерде.
Кызу көрәштән соң барлык катнашучыларны бүләкләү тантанасы көтә иде. Пенсионерлар лаеклы дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләргә бик сөенделәр. Бәйрәм чәй табыны янында тәмамланды, анда апа-абыйлар тәэсирләре белән уртаклашып, ярышның иң кискен мизгелләрен искә төшереп утырдылар.
Бу чара исбатлаганча, актив озын гомер һәм спорт рухы паспорттагы яшькә бәйле түгел шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев