Азнакай мәктәпләрендә  ГТО нормативларын кабул итәләр
СПОРТ

Азнакай мәктәпләрендә ГТО нормативларын кабул итәләр

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга багышланган чираттагы чараларның берсе бүген шәһәрнең 4 нче лицеенда үтте.

Анда мәктәп укучылары һәм укытучылар, барлыгы 400дән артык кеше, үз яшьләре буенча нормативлар тапшырдылар.

– Бүген балалар һәм өлкәннәр алты спорт  төре буенча нормативлар тапшырдылар. Мондый чараларны шәһәребезнең башка мәктәпләрендә дә уздырачакбыз, – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.


Нет комментариев