Азнакай кызы нәфис гимнастика үрләрен яулый
СПОРТ

Азнакай кызы нәфис гимнастика үрләрен яулый

Казанда нәфис гимнастика буенча “Илһам” республика турниры үтте.

Ярышта Азнакай 2 нче мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Алина Кәримова да чыгыш ясады. Илкүләм бәйгеләрдә дә җиңү яулаган 
спортчы әлеге ярышта да сынатмады. 2 нче спорт разрядын раслап, республика турнирында да ул пьедесталның икенче  баскычына 
күтәрелде. 
Алина Кәримова “Афина” спорт клубында тренер Кристина Агафонова кул астында шөгыльләнә.
 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев