Азнакай кызлары – республика спартакиадасы көмеш призерлары!
Азнакай муниципаль хезмәткәрләренең хатын-кызлар волейбол командасы республика күләмендә уздырылучы спартакиадада ел саен югары нәтиҗәләр күрсәтеп килә.
Быел да алар үзләренең осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын раслап, лаеклы чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында узган волейбол ярышлары быел Әлмәт шәһәрендә үтте. Уеннар, гадәттәгечә, бик киеренке шартларда барды.
Азнакай данын яклаучы кызлар һәр очрашуда үзләренең ныклы характерын, бердәмлеген күрсәтте.
Нәтиҗәдә, район командасы мактаулы икенче урынга лаек булды һәм көмеш медальләр яулады. Бу – тырыш хезмәт, даими күнегүләр һәм команда рухының ачык нәтиҗәсе.
«Командадагы һәр уенчыга, тренерыбызга, безне җиңүгә рухландырып торган һәркемгә зур рәхмәт. Бу җиңү – безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте команда капитаны, район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева.
Фотолар район хакимиятенең рәсми төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев