Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай егетләре көрәш мәйданында сынатмады

Әлмәт шәһәрендә 2008-2013 елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә көрәш турниры үтте.

Республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 150 спортчы арасында азнакайлылар да бар иде, алар турнирда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

“Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айзат Исламов 50 кг авырлык категориясендә чемпион калды.

Ранил Хурамшин (60 кг) – икенче, Рифат Миңнегалиев (43 кг), Самир Кәримов (70 кг) өченче урын алды. Спортчыларның тренерлар – Айрат Миңнегалиев, Илфак Закиров, Гөлүс Борһанов.

“Лидер” спорт мәктәбе көрәшчесе Әмирхан Сәгытдинов та 65 кг авырлыкта җиңү яулады. Әйдар Әхмәдиев (60 кг) белән Вилдан Гадеев (46 кг) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Спортчылар тренер Рөстәм Заһидуллин һәм Артур Миңнеханов кул астында шөгыльләнәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев