Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай боксчылары турнирдан 9 – алтын, 6 көмеш медаль белән кайттылар

Җәлил бистәсендә “Татнефть” компаниясенең 75 еллыгына багышланган турнир үтте

Сарман районының Җәлил бистәсендә “Татнефть” компаниясенең 75 еллыгына багышлап үткәрелгән бокс турнирында республиканың иң көчле боксчылары рингка чыкты. Ярышларда “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Афина Гарипова (52 кг), Руслан Габдуллин (24 кг), Данил Габдуллин (36), Радмир Мансуров (36 кг), Сәид Гарипов (44 кг), Радель Фәтхуллин (50 кг), Раяз Гәрәйшин (52 кг), Самат Шәрапов (54 кг), Равил Фәхертдинов (60 кг), Марсель Мардиев (63 кг) чемпион калдылар. Әмир Гобәйдуллин (34 кг), Артур Зәйнуллин (34 кг), Адель Мөхәммәдиев (34 кг), Риназ Газизов (38 кг), Адель Гатауллин (45 кг), Фариз Аллахвердиев (66 кг) икенче урынга лаек булды. Марсель Мардиев шулай ук яхшы техник-тактик әзерлек өчен дә бүләкләнде.

Азнакай спортчылары Равил Йосыпов һәм Мурат Галиев кул астында шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев