Азнакай боксчылары турнир җиңүчеләр булып танылды
Лениногорск шәһәрендә өч Россия Герое истәлегенә, Танкчылар көненә багышланган турнир үтте.
Бокс ярышларында Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Октябрьский, Ижау һәм Җәлил спортчылары катнашты.
Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Марсель Мардиев 46 кг авырлыкта турнир җиңүчесе булып танылды. Раяз Гәрәйшин, Самир Байкин, Илназ Газизов, Риназ Газизов һәм Зөлфия Хаҗиева үз авырлык категорияләрендә икенче урыннарны яуладылар. Спортчы егет-кызлар тренер Равил Йосыповта шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев