Азнакай боксчылары Россия күләмендә танылды
Карачай-Черкас Республикасының Домбай бистәсендә бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
СССР спорт мастеры Анзор Текеев истәлегенә багышланган ярышлар илнең төрле төбәкләреннән 200дән артык спортчыны берләштерде.
Ярышларда төрле яшь категорияләрендә хатын-кызлар һәм ир-егетләр көч сынашты.
Азнакай шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе укучылары да әлеге россиякүләм ярышларда катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. Хатын-кызлар арасында Алина Полякова (75 кг) үзенең өстенлеген күрсәтеп, чемпион исемен яулады. 2012-2013 елгы балалар арасында Дарина Лотфуллина (38 кг) – 2 нче, Әлфәр Йосыпов (60 кг) өченче урынга лаек булды.
Спортчыларның тренеры – Равил Йомыпов.
Азнакайлыларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев