Азнакай боксчылары җиңү арты җиңү яулый
СПОРТ

Азнакай боксчылары җиңү арты җиңү яулый

Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәрендә югары категорияле тренер, шәһәр бокс федерациясе директоры, махсус хәрби операциядә һәлак булган Дмитрий Мирошниченко истәлегенә бокс турниры үтте.

Анда Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбург, Самара, Тольятти шәһәрләре командалары катнашты.

Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгылҗләнүче Раяз Гәрәйшин 46 килограмм авырлыкта көмеш медаль яулады. Риназ Газизов, Илназ Газизов, Умар Костенко үз үлчәүләрендә өченче булдылар.

Спортчыларның тренерлары – Равил Йосыпов, Ирек Шәйхетдинов.
 


Нет комментариев