Актүбә бистәсендә пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар үтте
СПОРТ

Актүбә бистәсендә пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар үтте

Ярышларда 20 егет-кыз катнашты

Актүбәдә "Барс" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында пневматик винтовкадан ату буенча турнир узды. Иң мәргән егет-кызларны ачыклау максатында уздырылган ярышларда 20 спортчы катнашты.

Алар тренерлар Олег Лизунов һәм Розалина Хаҗиева кул астында шөгыльләнәләр.
Катнашучылар медаль, Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләргә лаек булды.


Нет комментариев