Укучылар 3 төркемдә көч сынашты
Актүбә бистәсенең “Барс” стадионында мәктәпләр арасында традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланды.
Ярышларны муниципаль берәмлек башлыгы Александр Севостьянов һәм “Барс” спорт мәктәбе директоры Марсель Салимов ачты.
Эстафетада 5–11 нче сыйныф укучылары көч сынашты.
Җиңүчеләр:
- 5-6 сыйныфлар арасында 1 нче урынны 1 нче мәктәпнең 6А сыйныф укучылары яулады.
- 7-8 сыйныфлар араында иң җитезе 1 нче мәктәпнең 8Б сыйныф укучылары булды.
- 9-11 сыйныфлар арасында 1 нче мәктәпнең 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары командасы беренче килде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев