Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Актүбәдә балалар арасында пионербол ярышлары үтте

Бүгенге заманда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсе аеруча кискен тора, минемчә.

Тормыш кыйммәтләреннән читләштереп, үзләренә тартып торучы әйберләр дә бик күп шул. Гаджетлар, яшәү рәвеше... барысы да башкача бүген.

Әлеге мәсьәләне чишүдә җирлегебездә бик күп чаралар уздырыла. Аның чираттагысы Актүбә бистәсендә үтте. Мәктәп яны лагерьларендә шөгыльләнүче балалар арасында пионербол ярышлары оештырылды. Ярышлар былтыр “Безнең ишегалды” программасы нигезендә төзекләндерелгән Губкин урамындагы 42, 44 нче йортлар ишегалдында үтте. Бүген биредә балаларга уйнау һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган: уен һәм спорт мәйданчыклары бар. 3 нче ТОС рәисе волейбол сеткасы да бүләк итте. Аны “Актүбә” идарә компаниясе яхшылап урнаштырып бирде.

Ярышлар бик кызу барды. Җанатарлар махсус плакатлар да әзерләгәннәр иде. Катнашучы балалар спортчылардан кимен куймадылар – барысы да җанын-тәнен биреп уйнады. Ахырда дуслык җиңде.

– Барлык катнашучыларга да Балалар иҗаты үзәгеннән Мактау грамоталары татлы бүләкләр тапшырылды. Әлеге бистә ярышын уздыруда Актүбә бистәсендә эшләүче дүрт территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре иганә ярдәмнәре күрсәттеләр, – ди Актүбә бистәсенең 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Бирлиант Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев