Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау өлкәсе

Азнакайда «Деменция белән авыручыларны карау» темасына лекция узды

Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында Азнакайның социаль яклау бүлегендә «Деменция белән авыручыларны карау» дигән темага лекция булды.

Лекцияне медицина хезмәткәре Роберт Каһарманов укыды.

Деменция, бөтен дөнья буенча миллионлаган кешегә тәэсир итүче авыру. Ул акрынлап хәтерне, акыл сәләтен начарайта, кеше вакытны дөрес тоймый, кешеләрне, предметларны танымый башлый һәм аның тормыш сыйфатына нык тәэсир итә.

- Күбрәк яшелчәләр, зәйтүн мае ашарга кирәк. Олы яшьтә интеллектуаль активлыкны онытмау бик мөһим. Моның өчен табышмаклар, ребуслар, яңа телләр өйрәнү, катлаулы текстлар уку яраклы. Физик күнегүләр белән шөгыльләнгәндә, кечкенә кардио күнегүләр вакытында ми күзәнәкләре кислород белән туеналар, - дип тәкъдимнәрен әйтте Роберт Каһарманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев