Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау өлкәсе

Азнакай район үзәк сыхауханәсе 70 еллыгын билгеләп үтте

Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында үзәк сырхауханәнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Сырхауханә коллективын, әлеге тармакта озак еллар хезмәт куеп, бүген инде лаеклы ялда булган ветераннарны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, һәркайсына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Соңгы елларда районыбызның сәламәтлек сагы учреждениеләре зур үзгәрешләр кичерде. Төрле программалар нигезендә биналарга капиталь ремонтлар ясалды, җиһазлар кайтарылды. Моның өчен без Рәисебезгә, Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Татнефть” җитәкчелегенә, нефтьчеләребезгә рәхмәтлебез. Киләсе елда балалар табу йорты да ремонтланачак. Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр кешеләре. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Бәйрәм белән котлап, районыбызның сәламәтлек сагы өлкәсе ветераннарына, барлык хезмәткәрләргә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим, - диде Марсель Шәйдуллин.

Баш табиб Илдар Шиһапов үзенең чыгышында үзәк сырхауханәнең 70 еллык тарихын яктыртып, иң мөһим даталарга тукталып үтте. 
Чарада  ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко да катнашты. 

- Замана белән бергә тормыш кыйммәтләре үзгәрә, бары тик табибларның һәм шәфкать туташларының кайгыртучан куллары һәм изге йөрәкләре генә үзгәрешсез кала. Үзәк сырхауханә коллективының соңгы еллардагы уңышларын күреп, ишетеп торабыз. Сезгә – ак халатлы хезмәт ияләренә нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс рухи көч-куәт телим, - диде министр урынбасары котлау чыгышында. 

Бәйрәмнең иң күркәм өлеше - халык сәламәтлеге сагында озак еллар фидакарь хезмәт куйган хезмәткәрләрне бүләкләү булгандыр. Район үзәк сырхауханәсенең 70 еллыгы уңаеннан ультратавышлы диагностика кабинеты мөдире Әсгать Бакировка, табиб-педиатр Луиза Морадымовага – “Татарстанның атказанган табибы”;  ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Зөлфия Әхмәтовага – “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев