Сәхнәдән – басуга: Азнакай игенчесе Илназ Шәмсетдинов җырын да, җирен дә ташламаган
Музыка юлын сайлаган егет – бүген районның иң яхшы игенчеләре сафында.
Кайчак язмыш кешене үзе сайлаган юлдан бөтенләй башка якка борып җибәрә. Ә кайчак, киресенчә, кеше күпме генә читкә талпынса да, күңелендә яткан һөнәр барыбер үзенә кире кайтара. Югары Стәрле авылы егете Илназ Шәмсетдинов белән аралашу вакытында туган уй бу.
Бүген ул – “Азнакай” агрофирмасының тәҗрибәле механизаторы, район сабанчылар бәйгесендә җир сөрүдә беренче урынны яулаган оста игенче. Ә яшьлегендә исә аның язмышы бөтенләй башкача борылыш алган була.
Кечкенәдән җыр-моңга тартылган Илназ мәктәптән соң туп-туры Лениногорск музыка-сәнгать көллиятенә юл ала. Ләкин күңел дигәнең кызык нәрсә шул: трактор тавышы аңа гармун моңыннан да якынрак булып чыга.
Авыл малае булгангамы инде, тракторсыз, җирсез тора алмыйм мин, Шулай итеп, музыка көллияте артта кала. Әмма ул бүген дә җырдан аерылмаган,
– ди ул, елмаеп.
Илһам “доступен” булса, трактор кабинасында җырлап та җибәрәм,
– дип көлә Илназ.
Аның кулыннан килмәгән бер генә эш тә юктыр: трактор йөртү дисеңме, ремонтмы, эретеп ябыштыру, төзелеш эшеме – барысын да башкара.
Эштә ул – тәҗрибәле белгеч, хезмәттәшләре өчен үрнәк механизатор. Ә өйдә – тормыш иптәше Эльза өчен ышанычлы ир, кызлары өчен кадерле әти.
Буш вакытымны гаиләм белән үткәрергә тырышам,
– ди Илназ.
Кемдер зур сәхнәләрдә чыгыш ясау, тамашачы алкышлары астында калу турында хыяллана. Ә Илназ Шәмсетдинов үз бәхетен бөтенләй башка урында тапкан. Аның сәхнәсе – иксез-чиксез басулар, тамашачысы – Җир-Ана. Ә иң зур бүләге – хезмәтенең нәтиҗәсе булган мул уңыш.
Үз эшен яратып башкарган кешеләрнең көче дә шунда: алар өчен хезмәт – авырлык түгел, ә тормыш мәгънәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев