Мөстәкыймовлар: “Авылдан китү уебызда да булмады”
Шәһәрнең тузанлы һавасыннан соң Сөендек авылына килеп кергәч, сулышлар иркенәеп китте. Сөендек – элек-электән районыбызда иң яшел, иң чиста авылларның берсе ул. Эштән курыкмаган фидакарь кешеләрнең гомерлеккә шушы авылда төпләнеп калуына бер дә аптырыйсы юк.
Бүген без Сөендек авылында шәхси хуҗалык алып баручы Миләүшә һәм Мирхәтим Мөстәкыймовлар хуҗалыгында. Һәркайда уңган хуҗаларның тырышлыгы, осталыгы күзгә чалына: чисталык, пөхтәлек, тирә-юньдә чәчәкләр үсеп утыра. Көндез булу сәбәпле, сыер, таналар көтүдә иде әле. Абзар-кура, сарайлары да үз ихаталарында гына икән. Моның, әлбәттә үз уңайлыклары бар. Сарайда тавык-чебеш, бройлерлар, кечкенә бозаулар... Соңрак казлар да аласылар икән.
«Мин авыл кызы, – ди Башкортостанның күршедәге Яңа Сөендек авылыннан килен булып төшкән Миләүшә Рәфис кызы. Ирем Мирфаяз белән әти әниләр белән төп йортта яши башладык. Өч кыз үстердек, аларны кияүгә биреп, олы тормыш юлына озаттык. Кечкенәдән үк мал-туар арасында хезмәткә өйрәнеп үскәч, алар тормышта үз урыннарын таптылар. Барысы да югары белем алып, яраткан хезмәтләрен башкаралар. Үзем башта клубта эшләп, авылдашларның ялын оештыра идем. Ирем төзелештә эшләде. Әмма колхоз таралгач, шәхси хуҗалыкта терлекләрнең баш санын арттырып, фермерлык эше белән шөгыльләнергә уйладык».
«Сөендек үзәктән ерак авыл, кайдадыр йөреп эшләү мөмкинлеге булмады, – дип сүзгә кушыла Мирфаяз. – Әмма авылдан чыгып китү уе башыбызга да кермәде. Маллар, кош-корт безнең төп керем чыганагы булды. Баштан бераз тернәкләнеп китү өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллин, биләмә җитәкчесе Марат Шәриповның ярдәме белән 2017 елда грант та оттык. Ул акчага терлек сатып алдык, абзар-кураларны төзекләндердек. Тормышыбыздан зарланмыйбыз. Менә шушы мал-туар, кош-корт асрап, шуның кеременә балаларны да үстердек, укыттык, үзебез теләгәнчә матур итеп яшибез. Заманалар үзгәрә, авырлыклар да туа тора, әмма эштән курыкмасаң, туган җиреңне яратсаң, авылда яшәве үзе бәхет».
Әйе, монда инде ял да, бәйрәм дә юк. Елның 361 көнен фидакарь хезмәттә уздырырга кирәк. Эш сәгате иртә таңнан башлана да караңгы төнгәчә дәвам итә, ә кайбер көннәрдә йокысы да эләкми кала. Әмма Мөстәкыймовлар туганнары, кардәшләре, фермерлар белән дус яшиләр. Бу инде аларга кайда да булса барып ял итәргә дә мөмкинлек бирә. Аларның йорт-җире һәрчак гөрләп тора. Төп йортка ике яклап та туганнар җыела. Инде хәзер оныклар (өлкәннәре Рафаэль белән Марсель) да әби-бабаларының ныклы ярдәмчеләре.
Җитештергән продукцияне үтемле итеп сата да белергә кирәк бит әле. Монда тырышлык белән генә түгел, акыл белән дә эш итә белү таләп ителә. Сөттән төрле продукцияләр ясап, керемне арттырырга мөмкин бит. Миләүшәнең кайчандыр пешекчелеккә укуы да ярдәмгә килә монда. Аның табигый чиста, телеңне йотарлык корт (кызыл эремчек), каймак, катык, атланмайларын клиентлары бик яратып алалар. Ә боларның барысы да зур түземлек, вакыт таләп итә. Шуңа да бер минут та бушка сарыф ителми, берничә эш берьюлы эшләнә хәтта. Мәсәлән, без килгәндә Миләүшә корт ясау белән мәшгуль иде. Ә бу бик четеракле, вакыт сорый торган эш. Аз гына болгатмый торсаң да, көя дә куя.
Өстәлләребездәге экологик чиста, тәмле ризыкларда менә шундый фидакарь кешеләрнең дә өлеше зур. Шәхси хуҗалык тотучылар гаиләләрен генә түгел, ә район халкын да сөт, ит, йомырка, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итүче ышанычлы терәк. Аларның хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы, хуҗалык итүдәге осталыгы яшь буын өчен үрнәк булып тора. Авылларны яшәтүче, аның киләчәген тәэмин итүчеләр дә алар. Монда тормыш кайный, балалар көлә, буыннар бәйләнеше өзелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев