Комбайн тавышы аңа бишектән таныш: әтисе юлын дәвам иткән Илнур Закуанов бәхетен туган басуларында тапкан
Уразай егете – басуларны иңләгән комбайнчы, әтисе һөнәренә тугры калган хезмәт остасы.
Кайбер кешеләр бәхетне ераклардан эзли. Ә кемдер аны туган җирендә, балачактан таныш сукмакларда, үз куллары белән эшкәрткән басуларда таба.
Уразай авылы егете Илнур Закуанов өчен дә бәхет – туган як басуларында.
Үз җиреңдә эшләүнең рәхәтлеге бөтенләй башка,
– ди ул, басуларга күз ташлап.
Аның өчен бу сүзләр гади генә әйтелгән сүз түгел. Бу – бөтен тормыш юлы белән расланган хакыйкать.
Җиргә мәхәббәт аңа мирас булып күчкән. Аның әтисе Җәмил Закуанов та районның иң алдынгы комбайнчыларының берсе булган, гомер буе туган як басуларында хезмәт куйган.
«Әтисеннән күргән – ук юнган», – диләр бит. Илнур да кечкенәдән әтисенең хезмәтен күреп үсә. Биш яшеннән үк аңа ияреп басуга йөри башлый. Ә инде 17 яшендә ул комбайнны үзе “авызлыклап”, басу эшенә җигелә. Мәктәпне тәмамлагач та шәһәргә бәхет эзләп чыгып китми. Басуда хезмәт итә. Армия сафларыннан кайткач, ун елга якын УТТда эшләп ала. Әмма җир үзенә барыбер тарта.
Авылны, басуны сагындым. Җирнең көче үзенекен итә икән,
– ди ул.
2012 елдан Илнур кабат авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Бүген ул “Азнакай” агрофирмасы механизаторы.
Илнурның хезмәттәге җиңүләрен санап чыкмалы түгел. Урып-җыю нәтиҗәләре буенча күптапкырлар республика күләмендә җиңү яулаган кеше ул!
Иң нәтиҗәле комбайнчы буларак, берничә тапкыр Азнакай районының Мактаулы гражданины Альберт Вәлиев исемендәге күчмә вымпел белән дә бүләкләнде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Рәсим Бәдретдинов та авылдашы турында зур җылылык белән сөйли.
Туган авылының чын патриоты ул. Чын җир улы. Әтисе дә шундый уңган кеше иде. Хәзер аның юлын улы дәвам итә. “Яшим” дип яшәүче, дөнья тоткасы ул. Бик тырыш, хезмәт сөючән,
– ди ул.
Авыл хуҗалыгында эш әче таңнан караңгы төнгә кадәр барса да, Илнур өчен хезмәт басу белән генә чикләнми. Алар гаиләсе белән күпләп мал-туар асрый, хуҗалыкларын тәртиптә тота, ишегалларын, бакчаларын гөлләр итеп карый.
Мин тик торырга яратмыйм. Эшләмәсәң, киресенчә арыйсың. Беркайчан да хезмәттән курыкканым булмады. Миңа эш булсын. Шуннан рәхәтлек алам,
– ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев