Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АЗНАКАЙ!

Эшмәкәрләр – кыю халык

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан 1 Май бистәсендә шәхси хуҗалык җитәкчесе Илшат Әхмәтов белән очраштык

Илшат бик кызыклы шәхес булып чыкты. Ат “җене” кагылган аңа. Керем турында сүз чыккач та:

“Алардан күбрәк чыгым...” дип елмаеп куйды. Атларга кечкенәдән гашыйк икән ул. Аларны чабышка да әзерли, өйрәтә икән. Әле менә һөнәри бәйрәмнәре алдыннане гына аты дулап китеп, егылып төшкән һәм аягын сындырган. Тормыш булгач, акчасыз булмый бит инде ул. Ә Рузилә һәм Илшат Әхмәтовларның төп керем чыганагы – ул  мөгезле эре терлекләр. Әхмәтовлар аларны күпләп асрыйлар.  Үзе механизатор булгач, Илшат үзе үк техникасын да иярли. Мал азыгын да үзләре җитештерәләр. Эшмәкәрлек, бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең һәр минут, секунды кадерле. Шуңа да Илшат Әхсән улының тизрәк терелеп, сафка басуын телибез. Ә Әхмәтовлар турында кызыклы мәкаләне “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев