Азнакайның яшь игенчесе Руслан Каранов: җиргә мәхәббәт хезмәткә әверелгән
“Союз-Агро” җәмгыяте механизаторы Руслан Каранов – хезмәт юлын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән яшьләрнең берсе.
Мәндәй авылында туып-үскән егетнең балачагы басу үтә. Авыл малае өчен иң кызык уенчык та, иң серле дөнья да техника була.
Әтигә ияреп йөрдем, – дип искә ала Руслан.
Гел техника янында булдым. Ул вакытта әле үзем дә аңлап бетермәгәнмендер, әмма киләчәктә шушы эшне сайлаячагымны, җирдән аерылып китә алмаячагымны күңел сизенгәндер инде.
Ундүрт яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый ул. Басу тормышын күзәтеп үсә, тәҗрибә туплый. Уналты яшенә җиткәндә инде техника белән эш итүнең бөтен нечкәлекләренә төшенә.
Мәктәптән соң Руслан Азнакайдагы һөнәри училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Аннары берничә ел туган авылындагы “Х.Мөстәкыймов исемендәге” хуҗалыкта хезмәт куеп чыныга. Ә бүген инде ул “Союз-Агро” җәмгыятенең иң ышанычлы һәм тырыш механизаторларының берсе санала.
Тормыш иптәше белән алар ике бала үстерәләр. Гаилә җылысы, туган җиргә мәхәббәт һәм яраткан хезмәте – Русланның төп таянычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев