Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АЗНАКАЙ!

Азнакай районы терлекчесе Гөлчирә Фатыйхова маллар телен дә аңлый

«Таллы Бүләк» хуҗалыгының ясалма орлыкландыру технологы Гөлчирә Фатыйхова терлекчелек өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт куя.

Ул һәр терлекнең холкын аңлап, үз эшенә зур җаваплылык белән карый.

Аның хезмәт кенәгәсенә күз салсаң, авыл хуҗалыгының бер тарихы ачылгандай була. Бозау караучы да булган ул, тудыру бүлегендә дә эшләгән, лаборант һәм учетчик вазифаларын да башкарган. Ә инде соңгы унбиш елга якын ул – хуҗалыкның тәҗрибәле ясалма орлыкландыру технологы.

Аның тормыш иптәше Исмәгыйль дә шушы ук хуҗалыкта хезмәт куя.

Терлекчелектә гади кеше күзенә күренмәгән хезмәт тә күп. Шуңа күрә монда төгәллек һәм җаваплылык аеруча мөһим. Әмма болар белән беррәттән терлекләрне ярату, аларны аңлый белү дә кирәк.

Алар да кешеләр кебек. Кайсы тыныч, кайсы кире, кайсы иркә. Һәркайсына үзенә күрә якын килергә кирәк,

– ди тәҗрибәле белгеч.

Районда үткәрелгән сыер савучылар һәм технологлар бәйгеләрендә дә Гөлчирә апаның исеме еш яңгырый.

Авыл хуҗалыгында еллар буе намус белән хезмәт итү өчен белем генә җитми. Моның өчен күңел җылысы, сабырлык һәм үз эшеңә тугрылык кирәк.

Гөлчирә Фатыйховада исә бу сыйфатларның барысы да бар. Шуңа күрә ул бүген дә иртә таңнан фермага– үзенең яраткан эшенә, үзенең яраткан дөньясына ашыга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев