Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АЗНАКАЙ!

Ак халатлы фәрештә

Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтелә.Быел әлеге бәйрәм 21 июньгә туры килә.Медицина хезмәткәрләре -иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе.Бу өлкәдә очраклы кешеләр юк: медицинага йөрәк кушуы буенча киләләр, чөнки монда белем генә җитми- сабырлык,ныклык, сизгерлек һәм күңел юмартлыгы кирәк.

Ел саен  июньнең өченче   якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтелә.Быел әлеге бәйрәм 21 июньгә туры килә.Медицина хезмәткәрләре -иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе.Бу өлкәдә очраклы кешеләр юк: медицинага йөрәк кушуы буенча киләләр, чөнки монда белем генә җитми- сабырлык,ныклык, сизгерлек һәм күңел юмартлыгы кирәк.

Шушы һөнәр ияләренең берсе Шәехова Рәмзилә Миргазиян кызы. Ул 35 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган.Хәзерге вакытта Азнакай районында хатын-кызлар консультациясендә хезмәт итә.

Шәехова Рәмзилә Миргазиян кызы 28 июньнең 1971 елында Азнакай районы Үчәлле авылында дөньяга килә. Кечкенәдән бик ярдәмчел,булышырга атлыгып торган кыз “ Кем булыйм микән?” дип озак сайланып тормыйча документларын Бөгелмә  медицина училищесына илтеп тапшыра.

Бөгелмә  медицина училищесын тәмамлагач, Азнакайда хатын-кызлар консультациясендә эшли башлый.1990 елны үз  насыйп ярын табып гаилә кора. Хәләл җефете Әксән абыйга өч ир бала бүләк итә. Хәзерге вакытта  инде төпчек улы Әмир дә әнисенең  юлыннан китеп медицина өлкәсендә  хезмәт куя.

Рәмзилә Миргазиян кызын Азнакайда белмәгән кеше юктыр. Аның ачык йөзе, ярдәмчел күңеле нәкъ аңа шушы һөнәр туры килүен исбать итә. Чыннан Рәмзилә ханым үз эшенең остасы. Йөкле хатын-кызларга һәрбер мәгълүматне аңлаешлы итеп аңлата белә. Бу һөнәр дә бит бары тик белем генә таләп итми. Шулай ук,кеше белән мәрхәмәтле  сөйләшә белү, төрле вакытларда югалып калмау, сабырлык таләп итә.

Тырыш шәфкать туташының  хезмәте дә югалып калмый. Медицина өлкәсендәге хезмәтләре  өчен аңа күп  грамоталар, рәхмәт хатлары бирелде. 

Рәмзилә Миргазиян кызын һичшиксез ак халатлы фәрештә  дип атап була. Аның эшендә  кешеләргә карата күрсәткән сабырлыгы, сизгерлеге,күңел юмартлыгы бик күп кешеләргә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев