Җырчы Ләйсән Гыймаева диңгезгә баруны кичектергән
Коронавирус аркасында дөньяда туган хәл күпләрнең тормышына үзгәрешләр кертте.
Җырчылар да концертларыннан гына түгел, чит илләргә яллардан да тукталып торалар. Ләйсән Гыймаева үз Инстаграмында яза:
“Без бүген диңгезгә очарга тиеш идек... 3 елга беренче тапкыр балаларның каникулына туры китереп 3-4 ай алдан алып куйган идек путевкаларны. Ләкин насыйп булмаган ... Әлегә путевкаларны көзгә кучерергә тәкъдим иттеләр, әгәр дә бөтен кеше акча кайтаруны сораса, турфирма банкротка чыгачак ди. Аллам сакласын! Менә шундый хәлләр, вакыт күрсәтер... Сәламәт булыйк!”
Әйе, сәламәтлек барыннан да кыйммәтрәк. Шуңа күрә барлык саклык чараларын күрик. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев