Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СӘНӘГАТЬ («Һөнәр иясе»)

Хатын-кызны көчсез димә!

Төбәктә кара алтын чыгару тарихының беренче көннәреннән башлап, хатын-кызлар нефть һәм газ тармагының барлык өлкәләрендә намус белән хезмәт иткәннәр. Алар данлы традицияләрне бүген дә дәвам итәләр. Яңа технологияләрне һәм техниканы уңышлы үзләштерәләр. Физик көч һәм тәвәккәллек таләп иткән эштә эшләсәләр дә, нечкә күңелле булып калалар, хезмәттәшләрен хезмәт казанышларына рухландыралар.

Нефть һәм газ чыгару операторлары Сәрия Нуретдинова, Раушания Канәфеева һәм Гөлфия Садретдинова «Азнакайнефть» идарәсенең 3 нче нефть һәм газ чыгару цехында 20 ел һәм аннан да күбрәк эшлиләр.

Операторларның эше объектларның эшен контрольдә тотудан, тикшеренүләр үткәрүдән һәм скважиналар фондында пробалар алудан гыйбарәт. Безнең геройларыбыз үзләрен нәкъ менә техник грамоталылык, гадәттән тыш хәлләрдә тиз карарлар кабул итү осталыгы һәм чыдамлык таләп иткән ир-ат һөнәрендә тапканнар.

– Бригада – ул команда, монда үзара аңлашу, ярдәмләшү  мөһим. Хатын-кыз – табигате буенча йорт учагын саклаучы ул. Алар булган коллективта да һәрчак тәртип хөкем сөрә, – ди үз хезмәткәрләре турында сөйләгәндә ЦДНГ-3 җитәкчесе  Андрей Сучков.

"Буран кызлары”

Сәрия Нуретдинова – үзара дуслыклары еллар белән исәпләнгән оператор кызларның иң аралашучаны булып чыкты. Эшендә үзенең аерылгысыз ярдәмчесе булган «Буран» кар машинасына ишарәләп, хезмәттәшләрен сәламләгәннән соң, яраткан көен көйләп, ул сменага әзерләнә башлады.

– Төзелештә егерме елга якын штукатур-буяучы булып эшләдем, инде монда да шулкадәр эшлим. Ике меңенче елларда оешмабыз таркалгач, миңа «Татнефть»кә оператор булып күчәргә тәкъдим иттеләр. Башта барысы да шулкадәр катлаулы булып тоелды, мин беркайчан да моңа өйрәнә алмам кебек иде. Еллар узу белән тәҗрибә тупладым, хәзер минем өчен монда барысы да аңлашыла, үз эшемнән ләззәт алып эшлим, – ди ул.

Промысел җитәкчесе Андрей Сучков тармакның ничек үзгәрүе, операторларга булган таләпләр турында сөйли. Хатын-кызлар барысына да өйрәнгәннәр: скважиналарны тикшерү, квадроцикллар һәм кар машиналары белән идарә итү дисеңме....

– Бригадабыз дус. Барысы да ярдәм итә. Элек безнең мастер Володя Белозеров иде, ул пенсиягә чыккач, аны Артем Агафонов алыштырды. Яшьләргә авырлыклардан курыкмаска киңәш итәм. Әлбәттә, төрле хәлләр була, мәсәлән, ДНС басымы күтәрелсә нәрсә эшләргә? Барысына да өйрәнеп була, һәр эштә тәҗрибә кирәк. "Татнефть" – зур һәм көчле компания, мин анда эшләвем белән горурланам, – дип дәвам итә Сәрия Мансур кызы.

Ул инде ун елга якын пенсиядә, ләкин яраткан коллективы аны ялга җибәрергә ашыкмый. Энергияле операторга карап, язмыш аңа төрле сынаулар биргән дә димәссең. Ире белән алар үзләренең ике балалары янына әнисе җитди авырып киткән туганының кызын да алып, аңа гаилә җылысы бүләк итәләр. Бала кайгысын да кичерәләр. Боларны җиңәргә гаиләсе һәм эше ярдәм итә. Бүген кызы да әлеге өлкәдә эшли – ПРС цехында склад мөдире, җан атып торган оныклары бар. Алар әбиләренең чәк-чәген, тәмле-тәмле пирогларын, тортларын көтеп алалар. Ул тирә-юньдә матурлык тудырырга ярата, аларның Мәнәвездәге йортынннан да кунаклар өзелми.

– Узган ел безнең “обход”ны территориядә иң яхшысы дип таптылар. Зур команданың бер өлеше булу шундый рәхәт. Кызганычка каршы, корпоратив ярышларда соңгы чаңгы узышларында катнаша алмадым. Шифаханәгә юллама биргәннәр иде, шунда калдым, бер елга җитәрлек көч тупладым, шулай булгач, эшлибез әле, – дип елмая Сәрия Нуретдинова.

Көчле характерлы

Җитди һәм тирән фикерләүче  Гөлфия Садретдинова Бүләк авылында үскән. Яшь чагында малайлар белән бергә мотоциклда йөргәнен бүген дә кызык итеп сөйли. Күрәсең, шуңа аңа эш урынында кече механизация чараларын үзләштерү авыр булмагандыр да.

Гөлфия Фәндис кызы да өченче бригадада эшли, үз бәхетен ул Актүбә бистәсендә тапкан. 38 еллык хезмәт юлы сизелми дә үтеп киткән! Ә беренче эш көне турындагы истәлекләр февраль бураннары белән бәйле.

– 1986 елда эшкә килдем, 40 градус суык иде. Оператор Нәфис Гайнаншин белән обходка чыктык. Беренче җитәкчеләрем Наил Гайнаншин да, Рәис Исмәгыйлев та бик көчле белгечләр иде. Беренче елда  проба алучы булдым, аннан син – оператор, эш үзенчәлекләрен үзләштерә башла, диделәр. Барысын да җиренә җиткереп үтәдек. Техникум тәмамладым, бу эшкә җаным-тәнем белән береккән инде, хәзер үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм. Бер-беребезгә һәрчак ярдәм итәбез, гомумән, мин биредә эшләвем белән бик бәхетлемен, – ди Гөлфия Садртдинова.

Аның көчле характеры карашыннан ук чагыла. Ә аның тормыш тарихын тыңласаң, табигате белән теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә сәләтле булуын ачыклыйсың: ул үз канаты астына бала ала, хәзер инде ике кызының уңышлары турында горурлык белән сөйли. Машина белән бик оста идарә итә, буш вакыты булдымы, яңа хобби үзләштерә: бәйли, алмаз мозаика техникасында картиналар ясый, ротангтан кашпо үрә. Кулы аш-суга да оста, ул пешергән камыр ризыкларын мактап туя алмыйлар.

Дуслыкка ара ераклыгы киртә түгел

Раушания Канәфеева мәктәптә укыганда ук нефть һәм газ чыгару операторы белгечлеген үзләштерә, ул вакытта Актүбәдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен курслар эшли. Үзен төрле өлкәләрдә сынап караса да, бәхетен ул нәкъ менә биредә таба.

– Кар машинасында йөргәндә, кайвакыт ватылып та каласың, көрткә дә чумасың. Кирәк булса, ярдәмгә шунда ук хезмәттәшләр килә. Мастерыбыз Рузил Шәйхетдинов һәрвакыт ярдәм итә. Миңа үз коллективым бик кадерле, яшьләребезнең шундый актив, белемле, ярдәмчел булуы сөендерә. Гомумән, алар барысы да минем өчен улларым кебек. Бездә һәрчак дуслык атмосферасы һөкем сөрә һәм барысы да эшчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнә. Сез безгә нинди беседка төзеп куйганнарын күрсәгез! Эшеңнән канәгатьлек алу, яныңда сине аңлаган, якын кешеләрең булу мөһим, – дип ачылып китә Раушания Әсбан кызы, хезмәттәшләре турында сөйләгәндә.

Ике дистә елга якын ул 3 нче цехның беренче бригадасында эшли, хәзер лаеклы ялга җыена.

Ләкин яхшы мөнәсәбәтләргә ара комачауламый, ди дистәләгән чакрымнарны җиңел генә үтәргә күнеккән Раушания Канәфеева. Дуслар инде җәйгә план коралар, тиздән алар бергәләп җиләккә, гөмбәгә чыгып китәрләр.

Табигать, кошлар сайравы, истәлекле урыннар аларның җиңел булмаган эшләрендә инде гадәти бер күренешкә әйләнгән. Квадроцикл яки кар машинасында көненә 35-40 чакрым ара үткән гүзәл затларыбыз әле дә туган җирнең юмартлыгына, аның байлыгына гаҗәпләнүдән туктамый. Ул безне яшел урманнары, офыклар киңлеге, очы-кырые күренмәгән басулары, һәм, әлбәттә, биредә яшәүчеләр файдасына җирнең үзәгеннән нефть чыгаручы скважиналары белән сөендерә.

 

3 нче цех операторлары Сәрия Нуретдинова, Раушания Канәфиева һәм Гөлфия Садртдинова./Фото: Булат Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев