Сөендек авылында кичке Сабантуй: дуслык һәм бердәмлек бәйрәме
Сөендек авылында традицион кичке Сабантуй үтте. Яңгыр булса да, авыл халкы һәм килгән кунаклар чын күңелдән, җылы һәм күңелле атмосферада бәйрәм иттеләр.
Мәйданда төрле кызыклы халык уеннары һәм ярышлар оештырылды. Кунаклар өчен бай тәмле ашлар һәм тәм-томнар әзерләнде, шулай ук артистлар белән бергә биюләр дә оештырылды — барлык катнашучылар да шатланып биеделәр.
Бәйрәмнең аерым горурлыгы — татар эстрадасы легендасы, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев. Артистлар үзләренең якты, күңелле җырлары белән бәйрәмгә чын мәгънәдә бизәк өстәделәр, халыкны күңелләндерелде.
Илшат Шәмсингә бәйрәмне оештыруда күрсәткән актив ярдәме өчен зур рәхмәт әйтәбез! Сезнең спонсорлык ярдәмегез Сабантуйны тагын да бай, матур һәм истәлекле итте.
Яңгыр да, салкын һава шартлары да Соендек халкының бәйрәм күңелен боза алмады — көчле рух һәм бердәмлек барысын да җиңде.
Сабантуй — дуслык, бердәмлек һәм горурлык бәйрәме, ул һәрвакыт йөрәкләрне якынайта!
Чыганак — Азнакай районы Советының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев