Талпаннан саклан!
Яз – талпанның баш калкыткан чоры. Шуңа да бу вакытта аеруча сак булу кирәк.
Талпан кадалган икән, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдеклегең белән арынуның ахыргы нәтиҗәсе зыян белән бетәргә мөмкин.
–Май, июнь, июль айларында талпан зарарлы, шуңа да урман-кырларга чыкканда озын җиңле, кул-аяк, баш каплаулы киемнән булу яхшырак. Безнең җирлектә бу бөҗәк аеруча зәһәрле саналганлыктан, бу чорда урманнарга барудан тыелып тору мәслихәт, – дип кисәтә Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары буенча территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина. – Җирлегебездә талпан кадалып медучреждениегә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Зарарлы бөҗәктән организмга вирус эләкмәсен дисәң, һичшиксез вакцина ясатырга кирәк. Бигрәк тә урман-кырларда эшләүчеләргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев