Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СӘЛАМӘТЛЕК

Сәламәтлек – өстенрәк: Азнакайда халыкның сәламәтлеген яхшырту турында сөйләштеләр

“Маяк” газетасы редакциясе бинасында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте

Кешегә табигать биргән иң зур байлык – сәламәтлекте. Тәнең сәламәт булмаса, күзгә дөньяның бер матурлыгы да күренми. Соңгы вакытта илдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән бик күп чаралар уздырыла, гәрчә, бүген халык үзе дә сәламәтлегенә игътибарлырак карый кебек. Азнакайны гына алсак та, бер генә спорт учреждениесенең дә буш торганы юк: балалардан алып өлкәннәргә кадәр физкультура, спорт белән шөгыльләнә. Ярышларда, ГТО нормативларын тапшыру чараларында да һәрчак актив катнашалар. Ел саен бөтен дөньяда сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен, Сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

Аның кысаларында районда да күптөрле чаралар оештырыла. Редакциядә исә без бу көнгә багышлап “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәрдек.

Анда район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева, спорт, мәгариф һәм медицина өлкәләре белгечләре катнашты.

Очрашу барышында район халкының сәламәтлеген яхшырту, физкультура-спортны, төрле мавыгу-шөгыльләрне үстерүдә эшлекле тәкъдимнәр әйтелде, проблемалар ассызыкланды.

Бу хакта тулырак “Маяк” ның алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса