РКБ табиблары Азнакайда пациентка катлаулы операция ясадылар
Татарстан Республикасында санитар авиация хезмәте районнарда актив күчмә-консультатив эшчәнлек алып баралар.
Алар иң читтәге төбәкләрдән пациентларны медицина үзәкләренә китерә, шул ук вакытта йөртү мөмкинлеге чикле пациентларга урында табиб-белгечләрнең оператив махсус медицина ярдәме күрсәтүен тәэмин итәләр.
Бүген республика клиник сырхауханәсенең диагностика һәм дәвалауның рентген – хирургик алымнары бүлеге табибы, медицина фәннәре кандидаты Михаил Анатольевич Бородин Азнакай үзәк сырхауханәсе хирурглары белән берлектә бавыр абсцессы башланган авыруга катлаулы операция ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев