Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Гөмбәне җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк

Яңгырлар явып тора, гөмбәләр үсә тора. Әмма гөмбә җыйганда бу кагыйдәләрне белеп тору зарур.

Гөмбәләр киптергеч кәгазь кебек зарарлы матдәләрне үзләренә бик тиз сеңдерәләр. Шуңа күрә аларны шәһәр читендә, предприятие һәм трассалар кырыеннан җыярга ярамый.

Гөмбәне тиешсез урыннардан җыю, агулы, шартлы ашарга яраклы гөмбәне куллану, я дөрес итеп эшкәртмәү еш кына агулануга китерә. Эссе көннәр тору, я булмаса территорияне агулы химикатлар, пестицидлар белән эшкәртү дә агулануга китерергә мөмкин. Ашарга яраклы барлык гөмбәләр дә авыр эшкәртелүче азыклар рәтендә йөриләр. Сәламәтлекләре какшаган кешеләр, балалар агулануны бик авыр кичерәләр. Балалар организмында аларны эшкәртерлек ферментлар җитәрлек түгел. Шуңа да 14 яшькә кадәр балаларга гөмбә ашарга киңәш ителми.

Гөмбәне экологик чиста районнардан, үзегезгә яхшы танышларын гына җыегыз, һәрберсен бөтен килеш кисегез. Нык үскән, карт, кортлы гөмбәләрне ташлагыз!

Һәрбер гөмбәче аны җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк икәнен белергә тиеш. Эшкәртер алдыннан гөмбәне 10 минут кайнатырга кирәк. Суын түгеп, аннан соң гадәттәгечә эшкәртергә кирәк. Алдан кайнату агулы матдәләрдән шактый арындыра. Ак гөмбә, усак гөмбәсе чын ашарга яраклы гөмбәләр булып исәпләнә. Бары тик ул гөмбәләрне генә алдан кайнатмыйча кулланырга мөмкин. Моннан кала шартлы рәвештә ашарга яраклы гөмбәләр бар.  

Әгәр дә гөмбә белән агулансагыз, үзвакытында күрсәтелгән ярдәм авыр нәтиҗәләргә китерүдән саклап кала. Ашыгыч ярдәм чакырырга һәм беренчел ярдәм күрсәтергә кирәк. Авыруны костырырга тырышырга, тозлы су (бер литр суга бер чәй калагы тоз салып) белән ашказанын юдыртарга, һәрбер 10 кг авырлыкка бер таблетка исәбеннән активлашкан күмер бирергә кирәк. Агулы гөмбәне (төссез поганка) аз гына кабып карау да үлемгә китерергә мөмкин. Гөмбәдәге агулы матдәләр , бавырга тәэсир итеп, аның күзәнәкләрен җимерәләр. Бу агулы матдәләр гөмбәне пешергәндә, тозлаганда , маринадлаганда да бетмиләр. Авыруның билгеләре каты эч авырту, туктаусыз косу, эч китү, бик каты тирләү белән башлана. Температура 40 градуска кадәр күтәрелергә, агулануның 5-7 нче көнендә кеше үләргә дә мөмкин. Гөмбәләрне белмәгән, очраклы кешеләрдән сатып алмагыз. Йорт шартларында әзерләнгән консерв, банкалар да куркыныч.

Балаларның уйнаганда агулану очраклары да бар. Игътибарлы булыгыз!

Роспотребнадзорның территориаль идарәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев