Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СӘЛАМӘТЛЕК

Без сезне көтеп калабыз!

Азнакай үзәк сырхауханәсендә, матур традиция буенча, җитәкчеләрнең медицина уку йортларында укучы студентлар, шул юнәлештә укырга керергә теләүче югары сыйныф укучылары белән очрашуы узды.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе, ике дистәгә якын гомерен медицинага багышлаган Айдар Шәмсетдинов, район сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов катнаштылар. Җитәкчеләр районда медицина өлкәсендәге яңалыклар, эшкә кайткан яшь белгечләргә дәүләт ярдәме чаралары  турында сөйләделәр, очрашуга килүчеләрнең сорауларына җаваплар бирделәр. Алар студентларга уңышлар теләделәр һәм укуларын тәмамлагач, үзебезнең районыбызга эшкә чакырдылар.

Очрашуга килүчеләр шулай ук белгечләрнең, югары курс студентларының студентлар тормышы, студотрядлар турында чыгышларын да бик кызыксынып тыңладылар. Соңыннан төркемнәргә бүленеп, практик дәресләрдә булдылар, консультацияләр алдылар. Мондый очрашулар укучыларга киләчәк һәнәр сайлауда зур әһәмияткә ия.

Тулырак, “Маяк” газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев