Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда акушерлар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, лаборантлар бәйрәм итте

Һәр бүлек үзенең уңганнарын тәкъдим итеп, аларның хезмәтен төрле образларда яктыртты.

Шушы көннәрдә Азнакайның сәламәтлек саклау өлкәсенең иң алгы сызыгында булган шәфкать ияләре – урта медицина белгечләре Акушерлар, Фельдшерлар, Лаборантлар, Шәфкать туташлары көннәрен берләштереп, зур һөнәри бәйрәм ясады.

Бәйрәм белән котларга Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. Ул һәм район сырхауханәсе җитәкчеләре урта персоналның иң уңган-булган хезмәткәрләренә республика, район, учреждениенең төрле дәрәҗә бүләкләрен тапшырдылар.

 Һәр бүлек үзенең уңганнарын тәкъдим итеп, аларның хезмәтен төрле образларда яктыртты. Аларның барсында да төп жанр булып юмор хакимлек итте. Әйе, хезмәтенә әнә шулай юмор аша карамаса, табиб белән авыру арасын көйләгән шәфкать туташы бу авыр да, җаваплы да, тынгысыз да хезмәтен башкара да алмас та иде кебек. Ә медиклар, ансы, шаярта да, сәхнәләрне ду китереп бии дә, моңлы итеп җырлый да белә. Бу бәйрәмдә дә зал аларның һәр чыгышын алкышларга күмде.

– Сез табиб белән авыру арасындагы элемтәчеләр. Ике якның да бер-берсеннән канәгать калуы, дәвалауның уңышлы нәтиҗәсе өчен куйган тырышлыгыгызны олы бәялибез, сезгә бу җаваплы да, тынгысыз да хезмәтегездә сабырлык, үзегезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлекләр телибез, – дип изге теләкләрен юллады аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап район башлыгы Марсель Шәйдуллин да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев