Актүбәдә онкологик авыруларны профилактикалау мәсьәләләре турында сөйләштеләр
Азнакай районы Актүбә бистәсендә хирург-онколог Илгиз Гатауллин катнашында онкологик авыруларны профилактикалау, иртә ачыклау һәм заманча дәвалау ысуллары турында сөйләшү узды.
Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында узган очрашуның төп кунагы – медицина фәннәре докторы, онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Гатауллин Илгиз Габдулла улы булды.
Түгәрәк өстәл сөйләшүе медицина хезмәткәрләрен, белгечләрне, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган кешеләрне берләштерде.
Очрашуны Актүбә амбулаториясе мөдире Искәндәр Шакиров ачып, мондый форматтагы очрашуларның әһәмиятен ассызыклады, яман шеш авыруларын кисәтү, алар турында халыкның мәгълүматлылыгын арттыру һәм хәвеф факторларны киметү буенч эшнең аими алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте.
Илебезнең танылган хирург-онкологы Илгиз Гатауллин үзенең чыгышын дөньякүләм статистикадан башлап җибәрде. Ул онкологик авырулар санының елдан-ел артуын билгеләп үтеп, яман шешнең бүгенге көндә иң киң таралган төрләренә тукталды. Алар арасында үпкә, күкрәк бизе һәм колоректаль (юан, туры эчәк һәм ашказаны яман шеше) яман шеше аеруча еш очрый. Белгеч китергән мәгълүматларга караганда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2050 елга онкологик авыруларның яңа очраклары 35 миллионнан артып китәргә мөмкин.
Табиб аеруча куркыныч факторлар буларак тәмәке тартуны, алкоголь куллануны, дөрес тукланмауны, симерүне, шулай ук әйләнә-тирә мохитнең – һава һәм суның пычрануын атады. Бу факторларның барысы да онкологик авырулар барлыкка килү ихтималын сизелерлек арттыра.
Белгеч профилактика өлкәсендәге заманча алымнарга аерым тукталды. Ул медицина тикшеренүләренең әһәмиятен ассызыклап, һәр кешегә диспансеризация кысаларында бушлай онкоскрининг узу мөмкинлеге булуын искәртте. Әлеге тикшеренүләр комплексына маммография, цитологик анализлар, яшерен канга анализ, канда простата-специфик антиген (ПСА) дәрәҗәсен билгеләү кебек ысуллар керә.
Алар исә авыруны билгеләре күренмәгән чорда ук ачыкларга мөмкинлек бирә.
Профессор билгеләп үткәнчә, авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, дәвалану нәтиҗәлелеге шулкадәр югары була. Күп кенә яман шеш төрләре бүген уңышлы дәвалана, озак вакытлы ремиссиягә ирешергә, ә кайбер очракларда тулысынча савыгырга мөмкин.
Әлеге чара Актүбә бистәсендә халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә мөһим адым булып, онкологик авыруларны кисәтү һәм иртә ачыклау буенча эшчәнлекне тагын да көчәйтергә этәргеч бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев