Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Зилә Шәйхетдинова – республика бәйгесе җиңүчесе

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә медицина хезмәткәрләре арасында Татарстан җирлегендә яшәүче халыкларның тарихын, муниципаль районнарда медицина тарихы үсешен белү-өйрәнүгә багышлап “Безнең милләт, безнең тарих” бәйгесе оештырылды.

Ул ике этаптан торып, иң яхшылар финалга узды. Бәйгенең 10 җиңүчесе арасында  Азнакай ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры Зилә Шәйхетдинова да бар. Ул әлеге республикакүләм олпат бәйгедә өченче урынны яулады. Гомерен райондашлары сәламәтлеген саклауга багышлаган Зилә Марсель кызы район үзәк сырхауханәсе һәм тулаем районыбызның иҗтимагый тормышында да активларның берсе. Аны ихластан котлап, яңадан - яңа уңышлар телибез!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев