Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда травматологлар көнен билгеләп үтәләр

Бүген илебездә табиб-травматологлар көнен билгеләп үтәләр.

Азнакай үзәк сырхауханәсендә дә үз һөнәренә гомерлек тугры һәм халыкның олы хөрмәтен казанган табиб – травматологлар эшли. Исеме республикада таныш Олег Дмитриевич Никоноров никадәр  азнакайлыга сихәтлеген кайтарган легендар табиб. Бүгенге көндә райондашлары сәламәтлеген сагында торган Дамир Садыйков хакында да мактау сүзләре генә ишетәбез. Ул югары категорияле ортопед. Биредә хезмәт юлын 1980 елда хирург булып башлый. Дүрт елдан соң аны травматология бүлегенә табиб-травматолог һәм ортопед итеп алалар. Бүгенге көндә дә алыштыргысыз, олы тәҗрибәле белгеч. Берникадәр вакыт бүлекне дә җитәкләргә туры килә аңа. Аны югары технологияле җиһазлы һәм аппаратуралы итүдә зур тырышлык куя. Дамир Салих улы авыруларны дәвалауда нәтиҗәле  Илизаров ысулыннан киң файдалана.  Организмдагы үзгәрешләрне иртәли ачыклау, яңа туган сабыйларга тудыру бүлегендә табиб-ортопед тикшерүе үткәрүгә дә зур игътибар бирә.

Дамир Садыйковны күрше-тирә районнарда да яхшы беләләр һәм аңа ярдәм сорап киләләр. Аның кул астында авырулылар тулы диагностик-сәламәтләндерү курсы уза, кирәк булганда, катлаулы операцияләр дә ясала.

Ул үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Тынгысыз табиб яныннан киңәш сорап коллегаларының да, медицина ярдәме кирәк булган пациентларның да өзелеп торганы юк.

Исеме олы хәрефләр белән язарлык докторны һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм үзенә дә сәламәтлек, бәхет-куанычлы тормыш телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев