Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕКЛАМА

Тырышлык уңышка китерә

Безнең әңгәмә

Быел да табигать шартлары игенчеләр өчен төрле авырлыклар тудырды. Ул язгы салкыннар, аннан корылык, бер айга сузылган тоташ яңгырлары белән истә калыр. Шулай да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән басулардан 90 мең тоннадан артыграк уңыш җыеп алынды. Әлеге саннар артында “Август-Агро” компанияләр төркеменең “Азнакай”  бүлекчәсе уңганнарының да тырыш хезмәте ята. Узып баручы елны бүлекчә хезмәтчәннәре нинди нәтиҗәләр белән озата? Болар турында  участок начальнигы Равил Ризатдинов белән сөйләштек.

– Равил Рәфисович, агымдагы ел сезнең өчен нинди күрсәткечләр белән истә калачак?  

– Без бүген Вахитов, Югары Стәрле авыл җирлегенә кергән авылларда эшлибез, 11323 гектар чәчүлек җирләребез бар. Һава торышы сынаса да, ел уңышлы узды дияр идем. Басуларны, үсемлекләрнең торышын вакытында мониторинглау, уңышны саклап калу  өчен башкарылган эшләр яхшы нәтиҗәләргә китерде. Барлык мәйданнарның 5970 гектарында – рапс, 4028 гектарда – көнбагыш, 533 гектарда көзге бодай чәчелгән иде. Рапс уңышы күрсәткече районда иң югарысы булды, аны гектарыннан 24 центнер җыеп алдык. Көнбагыш – 23, бодай 25 центнер чыкты.

Һәр ел узган елга ошамаган, шул исәптән, барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итү өчен эш методлары да аерыла, шуңа безгә яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартларга да яраклашырга, нәрсәдер үзгәртергә, эзләнергә туры килә.

– Ел җиңел булмады дидек. Авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте? Үзегез җитәкләгән коллектив турында да сөйләсәгез иде

– Билгеле, һәр уңыш артында тырыш хезмәт ята. Бүлекчәнең коллективы бердәм һәм дус, шуңа безне авырлыклар да куркытмый. Барлык белгечләребез һәм хезмәткәрләр дә үз эшләренә җаваплы карыйлар, вазифаларын югары дәрәҗәдә башкаралар. Барысы да лаеклы хезмәт хакы алалар.

– Яңа елга нинди планнар белән яшисез?  

– Быел без 4 мең гектардан артык мәйданда көзге бодай чәчеп калдырдык. Киләсе елда беренче тапкыр җитен игү күздә тотыла. Яңа җирләргә язгы бодай чәчеләчәк. Алда әйткәнемчә, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбез җитәрлек, иң мөһиме – хезмәткәрләребез бөтен көчен биреп, уңыш мул булсын өчен, тырышып, күңел биреп эшлиләр. Заманча техника, орлыклар, ашлама – барысы да бар. Яңа сезонда да сынатмабыз дип тулы ышаныч белән әйтә алам.

Реклама. ҖЧҖ «АВГУСТ-МУСЛЮМ»

Erid:2SDnjdbBRij

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев