Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ

Көтелмәгән Яңа ел бүләге булды

«Маяк» газетасы коллективы 2026 елның беренче яртыеллыгына алты айга язылучылар арасында санаторийга юллама уйнатты.

Менә ничә еллар рәттән «Азнакай» санаторие «Маяк» газетасына язылучыларга путевкалар бүләк итә. Әлеге матур традиция быел да дәвам итте. Санаторий һәм «Маяк» газетасы редакциясенең дуслыгы һәм хезмәтттәшлегенең үзенең сере дә бар. Дәүләтшиннар үз чорында «Маяк» газетасы редакциясе редакторы булып эшләгән, фидакарь хезмәте белән редакция генә түгел, район тормышында да якты эз калдырган әтиләре Ибраһим Солтан улының истәлеген әнә шулай яңартып торалар. Балачакларына сеңеп калган газета атмосферасы Рөстәм Ибраһим улы һәм Ләлә Ибраһим кызларының күңелләренә сеңеп калган һәм аңа булган мәхәббәт бүгенгәчә саклана. 

Бу юлысы «Азнакай» санаториена юлламаны «Татэнергосбыт» АҖдә эшләүче Гүзәл Галиева отты. «Азнакай» санаторие директоры, баш табиб Рөстәм Дәүләтшин аны «бәхет елмайган» укучыбызга үз куллары белән тапшырды. 

«"Маяк" газетасын гаиләбез белән бик яратып укыйбыз. Аеруча район яңалыкларын укырга яратам. Газета төрле мәгълүматлар белән таныштырып тора. Аның битләрендә, котлауларда таныш кешеләрне күреп, алар турында матур сүзләрне укып, аеруча сөенәбез. Башка газета укучыларыбызга да "Маяк»ка язылырга киңәш итәм. Ә инде бәйгедә җиңеп, санаторийга юллама оту минем өчен көтелмәгән яңалык, Яңа ел бүләге булды. Нинди генә бүләк бит әле. Шундый игелекле гамәлләре өчен санаторий директоры Рөстәм Дәүләтшинга, «Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхуловка һәм аларның командасына чиксез рәхмәтлемен. Алга таба да шундый бәйгеләрне көтеп калабыз», — ди Гүзәл Ришат кызы. 

«Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов та ихлас ярдәме өчен Рөстәм Ибраһим улына һәм газета укучыларыбызга олы рәхмәтләрен әйтеп, киләчәктә дә үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды. Газетаны укучыларыбыздан башка күз алдына китерүе дә кыен.

Алар — безне илһамландыручыларыбыз, яңадан-яңа эшләргә рухландыручыларыбыз. Коллектив замана таләпләреннән артта калмыйча укучыларыбыз кулына эчтәлекле, сыйфатлы, киң мәгълүматларны үз эченә алган газеталарыбыз килеп керсен өчен тырышып хезмәт куя. Укучыларыбыз үзләре дә актив булып, үзләренең фикер-тәкъдимнәре, эчтәлекле хатлары белән газетаны баетып торса, тагын да яхшырак. 

Редакция коллективы бәйгедә җиңүчеләрне билгеләгәндә газетага күпләп язылган хезмәт коллективларын исәптә тотты һәм җиңүчеләрне дә алар арасыннан билгеләде.

«Азнакай киемнәре» җәмгыятендә эшләүче Гөлнур Сафуановага савыт-саба сервизы чыкты.

«Электр челтәрләр» компаниясеннән Светлана Шәрәфиева одеяло отты.

Актүбә амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшләүче Ольга Фиоктистова пар үтүге белән бүләкләнде. 

Газетага язылучыларның барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп калабыз. Алга таба да безнең белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев