Табигать тә шаяра
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Табигать тә шаяра

“Маяк” газетасының актив хәбәрчесе, Чубар Абдул авылында яшәүче Зөлхәбирә Миннегалиевадан шигъри сәлам.

Сау бул, гыйнвар!

Гыйнварның соңгы көне –
Сау бул инде, диябез.
Булдырдың син барын да,
Рәхмәт, диеп калабыз.

Бер-ике көн кыш та булды,
Буранлап, кар да яуды,
Аннан китте язлары
Җылы яңгырлары белән –
Чак җәе килми калды...

Менә шулай, дусларым!
Табигать тә шаяра,
Заманнан артка калмыйм, дип,
Гел алга таба бара.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев