Марсель Галиев — безнең горурлыгыбыз
Марсель Галиев - татар халкының язмышы, тарихы, мәдәнияте, хәттә мәзәге турында фәлсәфи фикер йөртүче әдип.
Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, күп кенә җырлар авторы, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Гавриил Державин, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты — Марсель Галиев татар халкының язмышы, тарихы, бүгенгесе, теле, әдәбияты, мәдәнияте, хәттә мәзәге турында фәлсәфи йөртүче әдип! Аның җитди, катлаулы, телгә бай иҗаты инде күптән сәхнәдән төшми һәм аны тирәнтен өйрәнү-бик актуаль тема бүгенге көндә. Ә күпләр бит, бигрәк тә мәктәп укучылыры аның иҗаты, тормышы турында аз беләләр. Марсель Галиевның иҗатын киң катламда җыеп өйрәнү, кадерли, барлый белү — безнең бурычыбыз. Аның иҗатының олылыгын укучыларга, ата- аналарга, халыкка без ничек итеп күрсәтә алабыз? Китап язучы хезмәте — иң әүвәл хезмәт ул. Кызыклы хезмәт, бик авыр хезмәт. Шулай да Марсель Галиев китапларын системалы укучыга дан һәм хөрмәт!
Марсель Галиев Азнакай шәһәре 1 нче гомуми урта белем мәктәбенең 1964 нче елгы чыгарылыш укучысы. Һәм безнең зур бурычыбыз — аның шундый олы хезмәте өчен вакытында аңа чиксез рәхмәт әйтеп, аны зурлап, үзебезнең мәктәптә музей ачу. Һәр укучыда үзенең туган як язучысын белү теләге булсын! Һәр укучы, әдәбият һәм сәнгатькә якын һәм игътибарлы булып, культура хәзинәсен туплап, туган иленә кирәкле чын патриот кеше булып үссен!
Инде май айларында ук Марсель Галиев үзенең истәлекле шәхси әйберләрен, үзе иҗат иткән картиналарын, китапларын мәктәпкә алып кайтты һәм мәктәп китапханәсендә аларны туплап, зур идеялар белән, музей ачу эшләре башланып китте. Шунсы сөенечле, Марсель абый белән ел саен мәктәптә очрашулар уза. Аның укучыларга туган якка, туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбиясен бирү зур әһәмияткә ия. Без аңа зур рәхмәтле. Марсель Галиев — безнең горурлыгыбыз!
Марсель Галиев Казан каласында яшәп иҗат итсә дә, аның күңеле һәрвакыт туган ягында. Аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә туган ягына, тарихына, татар теленә чиксез хөрмәте чагыла. Аның лирикасында туган як темасы әйдәп баручы темаларның берсе булып тора. Үзенең иҗаты белән туган якны яратырга, татар телен сакларга өнди. «Шагыйрьнең иҗатын аңлар өчен аның туган ягын күрергә кирәк», — дип язган Йоганн Гёте.
Марсель Галиев Азнакай Чатыр тавын Татар иле күләмендә күтәрүче, яңгыратучы, оештыручы. «Туган ягым — Азнакайда, табигать искиткеч матур! Горурлыгыбыз, әлбәттә Чатыртау! Туган ягыбызның, Җир-анабызның рухландыргыч һәйкәле ул!», «Чатыр тау түбәсендә син үзеңнең олыгайгач Раббыга якынайганлыгыңны тоясың, ниндидер энергия алып китәсең» — дип яза ул. Азнакайда, 29 нчы төзү-монтаж идарәсендә бизәүче рәссам булып эшләгәндә үк, ул күп китаплар укып, архивлар актарган, академик Симон Паллас хезмәтләре белән Чатыртауның тарихын язган һәм «Догалы еллар» китабында әдәби телгә салып, аның бөтен матурлыгын, бөеклеген, горурлыгын тасвир итеп «Тәңре бәхете» дип атаган. Чатыртау бит ул үзе биек, үзе шундый уникаль! Азнакайда, ел да «Чатыр тауда җыен» дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үткәрелә. Анда чит ил кунаклары, төрле төбәк вәкилләре, Республика җитәкчеләре, Азнакайның танылган шәхесләре катнашуы безнең, барлык Азнакай халкы өчен зур куаныч һәм горурлык!
Педагог-китапханәче Рәмзия Кашапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев