Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
ПРОДАЖА КНИГ И ГАЗЕТ

Новая повесть Загиды Мусиной «Килен» («Сноха»)

Уважаемые подписчики, предлагаем вам почитать интересную повесть «Килен» («Сноха») от молодого автора Загиды Мусиной.

Усал әни

Гаиләдә без өч бала үстек. Хәдичә апам - ул миннән сигез яшькә өлкәнрәк, мин һәм ике яшькә кечерәк Чулпан сеңлем. Әтиемне хәтерләмим, ул миңа дүрт яшьләр тирәсендә вафат булган. Тракторын төзәткән вакытта шуның әллә нәрсәсе ычкынып китә дә, әти тәгәрмәч астында кала. Аны исерек булган дип тә әйтәләр. Эчкән килеш трактор асты­на йокларга яткан, имеш. Кем белгән инде... Әнидән әти турында сораша башлагач, әни:

- Әтиең турында эндәшмә дә! Юньле булса, кешечә үләр иде, - дип, сүзне кыска тотты. Хәдичә апа әтине басынкы, тыныч холыклы иде дип искә ала. Эштән кайткач, Сабыр гына ашап-эчә дә ишегалдына йорт мәшәкатьләре белән чыгып китә торган иде, ди. Бервакыт апага:

- Их, әни дә шулай тыныч холыклы бул­са иде, югыйсә нык усал, дип әйткәнем хәтеремдә.

- Әни гел андый түгел иде ул, әти үлгәч кенә үзгәрде, дигән иде.

Әнинең усал булмаган чагын күз алдына да китерә алмыйм.

Апа уналтысы тулыр-тулмастан кияү­гә чыкты. Чулпан белән икебезгә әнинең сыек чыбыгы ярыйсы гына эләкте. Бер сызыктаң йөртте безне. Иртән савымга китәр алдыннан безне дә уятып, йорт тирәсендә эшләр куша. Мәктәпкә киткәнче, шулар­ны эшләп бетерергә тиешбез. Кайткач тикшерә, берәр нәрсә эшләнмәсә, ишек кашагасына кыстырып куелган чыбыкны эшкә җигә.

Дәвамы бар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев