Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Волонтерлар өлкәннәргә ярдәм итте

“Безнең мәктәп – игелекле эшләр территориясе” гранты кысаларында Җиңү бистәсе мәктәбенең волонтерлар отряды “Чиста ишек алды” дигән акция уздырды.

Волонтерлар өлкән яшьтәге авылдашларга бакчаларын, ишек алларын тәртипкә китерүдә, уңыш җыюда, җир казуда, утын өюдә һәм башка эшләрдә ярдәм иттеләр.

«Мондый тырыш, игелекле буынга илнең киләчәген ышанып тапшырырга була. Шундый ярдәмчел балалар тәрбияләгән әти-әниләргә, уктучыларга рәхмәт», – диде Владимир Дмитриевич.

«Без бер әбинең ихатасын җыештырдык. Бергә эшләгәч, эш тиз һәм җайлы барды. Үзенә генә 2-3 көнгә җитәр иде», – ди Варвара Чернова.

«Мөкәрәмә апага утын китерделәр. Күмәк көч белән аны ташып өеп бетергәнне сизмәдек тә. Ә өлкән яшьтәге кешегә бу җиңел эш түгел», – ди Ильнур Котов.

Әбиләр һәм бабайлар волонтерлардан кәнагать калдылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

Рената Вафина, волонтерлар отряды кураторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев