“Улыбка” бакчасында туган телне, гореф-гадәтләрне саклыйлар
Шәһәребезнең “Улыбка” балалар бакчасы ул көнне шау-гөр килеп торды.
Шулай булмыйча соң! Бирегә шәһәрнең башка балалар бакчасыннан да кунаклар җыелган иде. Очрашу “Чатыр Тау кунаклар чакыра” исеме астында, җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре телләренә, гореф-гадәтләренә багышланды. Татар, рус, чуваш һәм башка халыкларның көнкүрештә кулланган әйберләре, милли киемнәре, аш-сулары хакында кечкенәләрнең үзләре белән уеннар оештырып, җыр-биюләр аша бик мавыктыргыч итеп аңлатмалар бирде тәрбияче апалары. Килгән кунаклар да бәйрәмнән бик күп яңалык-мәгълүматлар һәм яхшы тәэсирләр алып киттеләр. Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы чын мәгънәсендә дуслаштырды, араларны тагын да якынайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев