Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Тукай – безнең күңелләрдә

Һәр елны табигатьнең үзгә бер яңарып,агачлар яфрак, гөлләр чәчәк аткан, кошлар сайраган иң матур көндә бөек шагыйребез Габдулла Тукай атналыгы, туган тел көннәре зур бәйрәм буларак уздырыла.

Урамнарда узган  шушы бәйрәм күңелләрне кузгатып, халкыбыз өчен горурлык хисләрен уята.  Менә быел да бу бәйрәм киң колач алды. Аннан балалар бакчалары, мәктәпләр дә читтә калмады.  Балалар бик тырышып  Тукаебызның, башка шагыйрьләребезнең   дә шигырьләрен ятлыйлар, алар язган әсәрләр буенча скетчлар куялар, җырлыйлар, бииләр...

   Шундый зур бәйрәм  бу көннәрдә Азнакайдагы 7 нче урта мәктәптә дә узды.   Башлангыч сыйныф укучылары арасында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе  буларак оештырылган иде ул.  Укучылар шигырьләр генә ятлап калмаганнар, Тукаебызның “Гали белән кәҗә”, “Кызыклы шәкерт”, “Су анасы” кебек әсәрләрен дә сәхнәләштергәннәр. 1 – 4 сыйныф укучылары арасында  берсеннән-берсе уздырып, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләүчеләр, нәни  артистларыбызның  барысына да бишледән башка билге куярлык түгел иде кебек. Әмма мәртәбәле жюри членнары барыбер дә урыннар билгеләделәр тагын.  Алар бик күп булгач, исемләп тормадым  инде (фотоларны карагыз). Соңыннан җиңүчеләргә дә, барлык катнашучыларга да  грамоталар тапшырылды.  Милли бизәкләргә төренгән шундый эчтәлекле чара уздырулары өчен мәктәпнең башлангыч сыйныф, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, китапханәчеләр, гомумән, педагогик коллективка рәхмәт кенә әйтәсе кала.  Кичәдә шагыйрәләр  Гөлчәчәк апалары Садретдинова һәм Нәсимә Фазлыеваның да  катнашып, шигырьләрен укып, укучыларга матур теләкләрен җиткерүе  ямь өстенә ямь булды.  Әлеге матур, милли бизәкле чара Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.  

   Тукай атналыгы әле дәвам итә  мәктәпкәчә, мәктәп, музей, китапханәләр, Мәдәният учреждениеләре... барысында да Тукай, туган тел рухы, бизәлешләре бу көннәрдә. Мондый чаралар дәвамлы булсын, киләчәгебез булган балалар күңелендә туган телебезгә, тарихи мирасыбызга булган мәхәббәт хисләре беркайчан да сүрелмәсен,  дигән теләктә каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев