Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Татар малайлары һәм кызлары белән горурланырлык

Азнакайның 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Татар малае, татар кызы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Бәйге өч этаптан торды, анда шәһәр һәм районның төрле балалар бакчаларыннан 18 кыз һәм 11 малай катнашты. Конкурсантлар визит карточкасында үзләре белән таныштырдылар,  сәнгать бәйгесендә сәләтләрен, интерактив уенда белемнәрен күрсәттеләр.

Бүләкләү тантанасын ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларга, балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә, әти-әниләргә, чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

– Конкурсның максаты туган телебезгә, туган җиребезгә мәхәббәтне кечкенәдән балаларның күңеленә салу, шушы юнәлештә аларны чын ватанпарвәрләр итеп тәрбияләү. Шунысы куанычлы, барлык балалар бакчаларында татар төркемнәре ачылды, һәр мәктәптә милли сыйныфлар эшли. Бу вакытлы гына түгел, әти-әниләр белән берлектә даими эш булырга тиеш. Шул чагында телебез дә, милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз да югалмас, – диде ул.

Һәр конкурсантка төрле номинацияләр буенча дипломнар тапшырылды.

 Беренче урынга малайлар арасында “Тамчыкай” балалар бакчасыннан Тимерхан Шәйхулов, “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Самир Әхтәмов, Актүбәнең “Березка” балалар бакчасыннан Арыслан Егоров; кызлар арасында “Салават күпере” балалар бакчасыннан Камилә Минаева, “Гнездышко” балалар бакчасыннан Яминә Камалиева лаек булды.

Икенче урынны малайлар арасында “Солнышко”  балалар бакчасыннан Нурлан Рәшитов, “Звездочка” балалар бакчасыннан Ясир Дәүләтшин, Урманай авылы балалар бакчасыннан Раян Вильданов; кызлар арасында “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Сәмирә Бәдертдинова, Тымытык балалар бакчасыннан Динә Кәлимуллина бүлеште.

Өченче урыннар малайлар арасында “Золотая рыбка” балалар бакчасыннан Тимур Ганиевка, “Рябинка” балалар бакчасыннан Радель Абдуллинга, Актүбәнең “Солнышко” балалар бакчасыннан Марат Әмировка, Бүләк авылы балалар бакчасыннан Әмир Хафизовка; кызлар арасында “Улыбка” балалар бакчасыннан Сәидә Яриәхмәтовага, “Родничок” балалар бакчасыннан Әдилә Гәрәевага бирелде.

Ә гран-прига “Сандугач” балалар бакчасыннан Камилә Зарипова һәм “Салават күпере” балалар бакчасыннан Рияз Фатыхов лаек булды.

Бәйгедә алган тәэсирләре белән жюри әгъзалары да уртаклашты.

Дамир Гыйләҗев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

– Бәйгедән күңелгә шулкадәр рәхәтлек алдык. Милләтебезнең йолдызы булырдай балаларыбыз бик күп. Барлык балалар бакчалары да катнашса, тагын да яхшырак һәм зур җиңү булыр иде.

Эльвира Галиева,  районның хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:

– Бәйге балалар күңелендә матур эз калдырачак. Шуңа күрә ул дәвамлы булсын иде. Аны үткәрүдә булышлык күрсәткән мәгариф идарәсенә, өченче ел рәттән кунакларны кабул итүче “Сандугач” балалар бакчасына рәхмәтлебез, – диде.

Зинфира Мөхәммәдьярова, жюри әгъзасы:

– Искиткеч әзерлекле, шулкадәр сәләтле балалар, шаккатып утырдым.  Бу – тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең хезмәт җимешләре.

Гөлсинә Хафизова, мәдәният идарәсе җитәкчесе:

– Балаларның һәрберсе татар телендә дөрес, матур итеп сөйләшә. Чыгышларда балалар фольклорын киң куллануга игътибар иттем.

Зөлхия Миннеханова, Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе:

– Татар теле бетә дип юкка борчылабыз икән. Бу балалар киләчәктә телебезнең, гореф-гадәтләребезнең дәвамчысы булачак. Борынгыдан килгән халкыбызның бизәнү әйберләрен, киемнәрен, аш-суларын шулкадәр оста итеп тәкъдим иттеләр, болар аларның хәтерендә гомерлеккә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев