Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены Азнакайда узды - ФОТО

Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы кысаларында Азнакай шәһәренең Гимназия базасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенының муниципаль этабы узды. Анда районның гомумбелем бирү мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Командалар уенга башлары белән чумдылар. Сорауларга алдан җавап бирүчеләр дә табылды. Укучылар тирән белемнәрен, киң фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары да уенның югары дәрәҗәдә...

Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы кысаларында Азнакай шәһәренең Гимназия базасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенының муниципаль этабы узды.

Анда районның гомумбелем бирү мәктәпләреннән 19 команда катнашты.

Командалар уенга башлары белән чумдылар. Сорауларга алдан җавап бирүчеләр дә табылды. Укучылар тирән белемнәрен, киң фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр.

Жюри әгъзалары да уенның югары дәрәҗәдә узуын әйттеләр. 6 нчы мәктәпнең «Патриоты», 7 нче мәктәпнең «Энергия», гимназиянең «Импульс», 4 нче лицейның «Вдохновение» командалары җиңүче дип табылды.

Уенны оештыру өчен җаваплы мәгариф идарәсе методист-психологы Миләүшә Зарифуллина интеллектуаль үсешне, командада эшләү сәләтен арттыруда әлеге чараның әһәмиятен билгеләп үтте һәм укучыларга күбрәк китап укырга, аң-белем бирә торган тапшырулар карарга киңәш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены Азнакайда узды ФОТО