Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Янгын сүндерү булегенә экскурсия

Янгын сүндерүче хезмәте иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе.

Алар һәрчак уяу һәм янгын вакытында иң беренче булып ярдәмгә килүче һөнәр ияләре. Килеп чыккан янгын вакытында зур осталык күрсәтәләр: кеше гомерен, сәламәтлеген, милкен саклап калалар.

Сарлы авылы гомуми белем бирү мәктәбе янында оештырылган “Светофор” мәктәп яны лагеры балалары 87 нче номерлы янгын сүндерү булегенә экскурсиягә бардылар. Балаларны отделение командиры Мофаздалов Радик Рәйхан улы һәм янгын сүндерүче Шәмсуллин Нәфис Илдар улы  каршы алды. Алар янгын сүндерүченең хәрби киемнәре, эш җиһазлары белән таныштырдылар. Шулай ук янгын сүндерү техникасы,  кораллары турында сөйләделәр. Хәтта янгын сүндерү машинасына утырып карарга рөхсәт бирделәр. Анда урыннар күп. Балалар янгын чыкканда машинада ничә кеше йөри икәнен белделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар.

Бу очрашу бик кызыклы булды. Янгын сүндерү хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Янгыннар булмасын иде дигән теләктә калабыз.

Мәктәп яны лагере җитәкчесе Гимаева  И.Т.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев