“Ел укытучысы – 2025 ел” бәйгесенең муниципаль этабы бара
Бәйгедә Азнакай районыннан 20 укытучы көч сынаша.
Алар үзләренең һөнәри осталыкларын, белемнәрен күрсәтәләр: дәресләр бирәләр, мастер-класслар үткәрәләр, педагогик әңгәмәләр уздыралар. Аларга район мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм методистлары катнашында мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирә. Бәйге яңадан-яңа талантларны ачарга, үзара тәҗрибә уртаклашырга, иҗади потенциалны бүлешергә ярдәм итә. Бу көннәрдә район мәгариф идарәсе бинасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, методистлар катнашында педагогик әңгәмә узды. Укытучылар үз һөнәрләре буенча төрле сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, ә бәлки үз тәҗрибәләре мисалында анализладылар да. Мәртәбәле жюри әгъзалары укытучыларның җавапларына югары бәя бирде, әмма бәйге бәйге булып кала. “Укытучы – остаз” бәйгесендә Азнакайдагы 9 нчы мәктәптән инглиз теле укытучысы Рәйсә Низамова һәм рус теле укытучысы Гөлнара Зәйдуллина финалга чыктылар. Ә “Педагогик дебют” номинациясендә Азнакайдагы 2 нче мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илнара Шөгаепова лаек булды. Аларны Әлмәт шәһәрендә узачак төбәкара ярышлар көтә.
«Нинди генә оста һәм тәҗрибәле укытучы булмасын иң беренче чиратта игелек һәм шәфкать, балаларга булган мәхәббәт торырга тиеш», – ди үз иңнәрендә укытучы һөнәре буенча зур тәҗрибә туплаган, озак еллар дәвамында мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Дамир Рашат улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев