Дәүләт Советы депутаты Азнакай мәктәбендә Парламент дәресе үткәрде
– Мөһиме – кеше үз хокукларын һәм мөмкинлекләрен белергә тиеш, – диде Таһир Һадиев.
ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов катнашында Азнакай 7 нче урта мәктәбендә Парламент дәресе үтте.
Социаль-икътисади юнәлештәге сыйныфларда укучылар илебезнең закон чыгару органнары, хакимият төзелеше белән таныштылар.
– Мөһиме – кеше үз хокукларын һәм мөмкинлекләрен белергә тиеш, – диде Таһир Һадиев.
Дәрестә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев