Дәүләт Думасында ЕГЭдан баш тартырга чакыралар
Путин еллык юлламасында «вузларда традицион укыту системасына» кайтырга чакырды.
«Болонская система»га кергәннән соң, Россия вузлары чит илләрдәгечә – бакалавриат һәм магистратура системасы буенча укыта. Шул сәбәпле, ЕГЭдан да баш тартырга кирәк, ди «Бердәм Россия» депутаты Бийсултан Хамзаев.
«Безнең балаларны югары уку йортларына әзерләгәндә наданга әйләндерә торган тесттан – бердәм дәүләт имтиханнарыннан баш тартырга чакырам», – дигән депутат.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет рәисе Наталия Косихина, бердәм дәүләт имтиханын тиз генә юкка чыгарырга ярамый, дигән, дип яза РИА Новости.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев