Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Чубар-Абдул авылы мәктәбендә ата-аналар җыелышы нәтиҗәле узды

18 майда Чубар-Абдул авылы мәктәбендә ата-аналар җыелышы «Мәктәп һәм гаилә» темасы буенча матур һәм нәтиҗәле узды.

Мәктәп тарафыннан районнан "Гармония" психологик-педагогик хезмәте җитәкчесе Ахбаров Азат чакырылган иде. Билгеләнгән вакытка ата-аналар да җыелдылар.
Җыелышны мәктәп директоры-Ильдус Латыйпов ачып жибәрде. Укучыларыбызның озын ялга чыгулары, иминлек кагыйдәләрен үтәүләрен, ата-аналарның зур җаваплы булуларын искәртте. Балаларыбызның исән-имин, сөенеп мәктәпкә килүләрен теләде.
Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Ситдикова "урып-жыю эшләре" башлануын, һәр ата-ананың балаларга карата унай, дустанә мөнәсәбәттә булуына өндәде.
Ахбаров Азат ата-аналарга "Укучыларга яхшы укуда ата-ананың ярдәме" темасына доклад укып, 9-11 сыйныф укучыларына карата гаиләнең мөнәсәбәте нинди дәрәжәдә булырга тиешлеге, балаларга дустанә дәрәҗәдә иҗтиһат күрсәтелергә тиешлеге хакында аңлатты, психологик киңәшләр бирде.

7 нче сыйныф укучылары Фахразиева Наилә җитәкчелегендә оештырылган "В мире английских сказок" түгәрәгендә әзерләнгән Александр Дюманың "Робин Гуд" әсәреннән өзек тә күрсәттеләр.
Тәрбия эшләре буенча  директор урынбасары Альбина Фатхетдинова мәктәптә эшләп килгән һәр түгәрәк эшчәнлеген яктырткан презентация нигезендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Ата-аналарны укучыларның, укытучыларның уңыш-нәтиҗәләре белән таныштырды. Үткәрелгән чаралардагы җанлы чыгышлар аша ата-аналар, укучылар һәм укытучылар эшчәнлеген күрделәр, үзләренчә бәяләп утырдылар, уңай фикерләрен әйттеләр.
Җәйге ял чорында куркынычсызлык кагыйдәләре, республикада соңгы 4 айда булган юл-транспорт халәкәтләре хакында статистика күрсәтеп, сөйләп, ата-аналарга киңәшләр бирде.
Җыелыш ахырында ата-аналар Ахбаров Азатка уз сорауларын индивидуаль биреп, аның киңәшләрен алдылар.
Гомумән әйткәндә, җанлы, уңышлы, дустанә атмосферада уздырылган бу ата-аналар җыелышыннан һәркем үзенә зур мәгълүмат, тәэсирләр белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев